Казанда Ураза бәйрәме: 20 мартта мәчетләрдә гает намазы, ә төштән соң “Рамазан Фест” узачак
20 март, җомга көнне, Казанда мөселманнар өчен иң әһәмиятле дини бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Шәһәр мәчетләрендә иртәнге гает намазлары укылачак, ә көннең икенче яртысында тарихи Иске Татар бистәсендә гаиләләр өчен зур мәдәни программа – “Рамазан Фест” оештырылачак.
Казанда Ураза бәйрәме уңаеннан традицион дини һәм мәдәни чаралар уздыру планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
20 март иртәсендә шәһәр мәчетләрендә бәйрәм 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен уку белән башланачак. Шуннан соң гает намазы укыла.
Бәйрәм көнендә шәһәр халкына уңайлык тудыру максатыннан җәмәгать транспортының эш графигы да үзгәртелә. Мәчетләр яныннан узучы маршрутлар иртәнге 5 сәгатьтә үк эшли башлаячак.
Көннең икенче яртысында шәһәрдә традицион “Рамазан Фест” бәйрәме узачак. Чара 13 сәгатьтә Казанның Иске Татар бистәсендә – Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында башлана.
Оештыручылар театральләштерелгән тамашалар, мәгърифәт лекцияләре, кул эшләре ярминкәсе һәм милли ризыклар тәкъдим ителәчәк фудкорт мәйданчыклары каралганын хәбәр итә. Балалар өчен иҗади мастер-класслар, хәрәкәтле уеннар һәм гаилә белән ял итүгә юнәлтелгән интерактив мәйданчыклар эшләячәк.
Шәһәр хакимияте мәгълүматлары буенча, бәйрәм көнендә Казанның барлык оператив хезмәтләре җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев