Казан бу көннәрдә гаилә һәм гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә эшләүче белгечләрне бер мәйданга җыйды. Бөтенроссия киңәшмәсендә Россия төбәкләренең ЗАГС органнары җитәкчеләре, шулай ук берничә федераль ведомство вәкилләре катнаша.
Очрашу 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар өчен эшлекле очрашулар белән беррәттән Казанның истәлекле урыннары белән танышу мөмкинлеге дә каралган.
Кунакларның беренче сәяхәт нокталарының берсе «Шәһәр панорамасы» музее булды. Биредә төбәкләрдән килгән белгечләр Казан тарихы һәм шәһәрнең үсеш үзенчәлекләре белән танышты.
Киңәшмәдә шулай ук Россия Юстиция министрлыгы, Федераль салым хезмәте, Финанс министрлыгы һәм Цифрлы үсеш министрлыгы вәкилләре катнаша. Чара кысаларында ЗАГС системасының эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышулар узачак.Очрашуның Казанда үткәрелүе Татарстан башкаласының федераль дәрәҗәдәге эшлекле һәм мәдәни чаралар уздыру өчен мөһим мәйданнарның берсе булуын тагын бер кат күрсәтә.
Нет комментариев