Программа кысаларында тармак вәкилләре арасында шәхси бизнес-очрашулар үткәреләчәк
14–15 май көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XVII Халыкара икътисади форум кысаларында Россиянең экспортка юнәлеш тоткан агросәнәгать компанияләре өчен халыкара сәүдә-сатып алу сессиясе үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза “Татар-информ”.
Чарада чит илләрдән килгән 23 байер һәм дистрибьютор, шулай ук Россиянең тугыз төбәгеннән 78 компания катнашуы көтелә. Сессиянең төп максаты — агросәнәгать тармагында эшләүче Россия җитештерүчеләренә чит ил партнерлары белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булдыру.
Программа кысаларында тармак вәкилләре арасында шәхси бизнес-очрашулар үткәреләчәк. Белгечләр фикеренчә, әлеге сәүдә-сатып алу сессиясе экспорт юнәлешләрен киңәйтүгә, яңа базарлар ачуга һәм өстәмә кыйммәткә ия булган продукцияне чит илләргә чыгаруны активлаштыруга ярдәм итәчәк
Нет комментариев