erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанның 60 нчы номерлы автобусында билетсыз ханым контролерның йөзенә суккан

Казанда 60 нчы номерлы автобусның хатын-кыз пассажиры контролерның йөзенә суккан.

2 нче ПАТП МУП матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ханым автобуска утырган, әмма юл өчен түләмәгән. Ниндидер мизгелдә контролерлар хокук бозуны күреп ала һәм акт рәсмиләштерә башлый.

"Хатын-кыз кинәт вөҗданы яки штраф турында уйлап, юл өчен алар алдында ук түләде. Әмма «башка кабатланмас» дип әйтәсе урында, ул үзен адекват тотмый башлады", - дип сөйләделәр 2 нче ПАТПда.

Шуннан соң хокук бозучы цензурасыз сүгенүгә күчә, ә аннары контролерның битенә суга. Хатын-кызга полициягә гариза язылган инде

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев