erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кешегә күз фотолар аша да тия

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән күз тию хакында сөйләшәбез.

Күз тию чынлап та бармы? Кешегә ничек күз тия?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Күз тию хак», – ди. Әгәр берәрсе кемгәдер яки нәрсәгәдер сокланып карый һәм бу вакытта «сөбханаллаһ», «машаллаһ» дигән сүзләрне әйтми икән, күз тидерергә мөмкин. Бу сүзләрнең мәгънәсе: «моны Аллаһы Тәгалә бар иткән, ул шулай теләгән». Югыйсә болар Аллаһы Тәгалә катнашыннан башка, үзеннән-үзе генә барлыкка килгән кебек килеп чыга. Шуның өчен ул бу әйберләрне кимчелекле итә.
Күз тию белән охшаш күренеш – хөсетлек. Бу очракта, кеше нәрсә-гәдер кызыгып, аның юкка чыгуын тели. Күз тию дә, хөсетлек тә кешегә зыян китерә.

Кемнәргә аеруча күз тиючән була?
Игътибарны җәлеп итеп, нәрсәсе беләндер аерылып торучы кешеләр-гә күз ешрак тия. Мәсәлән, матур кием киеп чыксаң, берәр яңа әйбер алып куйсаң... Чибәр кешеләргә дә күз тия. Шайтаннардан да күз тияр-гә мөмкин. Шуңа күрә киенгәндә-чишенгәндә «бисмилләһ» дип әйтергә кирәк. Бу сүзләр безне шайтаннан саклый. Шулай ук балага үз әти-әнисе дә күз тидерә ала.

Күпләр фотоларын социаль челтәрләргә куя. Фотолардан гына да күз тия аламы?
Күз тиюдән саклау өчен балаларының йөзен каплап куючылар бар. Кешенең йөзен күрсәтмәсәң, күз тимиме?
Кешегә күз фотолар аша да тия. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Кыямәт алдыннан өммәтемнең күпчелеге күз тиюдән үлеп китәр», – ди. Күз тию кешене үтерергә дә мөмкин, чөнки ул берәр авыруга, һәлакәткә китерә ала. Хәзер күп кешенең тормышы – күз алдында. Үзләрен генә түгел, балаларының да фотоларын социаль челтәрләргә куялар. Йөзен капласалар да, күз гәүдәсенә дә тияргә мөмкин.

Күз тиюнең билгеләре нинди? Кайчак балалар күзен ачып йоклый, бу күз тию билгесеме?
Күз тисә, кешегә көтмәгәндә генә берәр зыян килә. Йә үзе авырып китә, йә машинасы ватыла, тормышында проблемалар килеп чыга... Ничек кенә тырышса да, ул шушы зыяннан арына алмый. Баланың күзен йомып бетерми йоклавы, төнлә саташуы, сәбәпсез елавы, тигез җирдән абынып егыла башлавы шулай ук күз тию-
не белдерә ала. Күңел тынычсызлыгы да күз тиюдән булырга бик мөмкин.

Күз тигәнне бетереп буламы?
Бетереп була. Моның өчен өш-керергә кирәк. Әгәр дә кемнең күзе тигәнен белсәң, шул кеше алган тәһарәт суы (эчке тәһарәт суыннан гайре) белән күзсенгән кешене коендыралар. Аны башкару мөмкинлеге булмаса, Коръән аятьләрен укып дәваларга була. Күз тиюдән өшкерү өчен махсус аятьләр бар. Аерым очракларда җиде төрле ризык һәм су өшкереп бирелә. Бу ризыкларның файдасы зур. Ә суны эчәргә һәм аның белән юынырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзрәт янына өшкертергә килгән кеше ничек әзерләнергә тиеш?
Иң элек ул иманлы булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген таныган һәм аннан шифа өмет иткән кешегә генә өшкерүнең файдасы тия. Госелле һәм тәһарәтле булуы да кирәк. Балалар тәһарәтсез дә була ала. Шулай ук гаурәт урыннарның каплаулы булуы да шарт. Гаурәтләр күренеп торса, фәрештәләр кача.

Өшкерүнең шифасы тиюен белеп буламы? Сизеләме ул?
Өшкергәннән соң кешегә җиңел булып китә. Авыруы чигенә, тормышы уңайлана, күңелендәге куркулары кими, проблемалардан чыгу юлы күренә икән, димәк, өшкерүнең файдасы тигән дигән сүз. Һәрхәлдә, өшкерү зыянга түгел.

Балаларны үзең өшкерергә уйласаң, нинди догалар укырга?
Өшкерә башлаганчы башта госел һәм тәһарәт алырга, гаурәтләрне каплап тора торган чиста кием кияргә кирәк. Әл-Фатихә, Аятел-Көрси, Әл-Ихләс, Әл-Фәләкъ, Ән-Нәс сүрәләре укып өшкерергә була.

Күз тиюдән берәр ничек сакланып буламы?
Үземне күрсәтим әле, дип, тәкәбберләнеп, башкаларның игътибарын үзеңә җәлеп итәргә тырышып йөрсәң, күз тиюдән арынып булмый, билгеле. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне (байлык, матурлык, акыл, белем) кешегә күрсәтүдән сак бу-лырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә күңелдәге ниятләрне алдан ук башкаларга белдермәскә кушкан. Алдан белдергән ниятләрнең тормышка ашуы бик икеле. Шулай ук мактану да кирәкле сыйфат түгел. Мактанганда да күз тиюе бар.

Чыганак: https://syuyumbike.ru/news/din/din

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев