erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

КФУда имтиханнарда югары балл җыючылар һәм олимпиадачылар өчен махсус программа эшли

2025/2026 уку елында Казан дәүләт университетында югары балл җыючыларны һәм олимпиада җиңүчеләрен хуплау программасы дәвам итәчәк

КФУ ректоры Ленар Сафин карары белән югары уку йортында инде берничә ел беренче курс студентларына – БДИда югары балл җыючылар һәм олимпиадачылар өчен махсус программа гамәлдә. 
-    Проект кысаларында алар 300 мең сумга кадәр стипендия алачак. Ул бер мәртәбә билгеләнә һәм уку елы башланганнан соң беренче ай эчендә түләнә, – ди КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркәтибе Александр Бибик. 
Шартлар нигезендә, гомуми белем бирү предметлары буенча 100, 200 һәм 300 балл җыйган беренче курс студентлары, бу предметлар сайланган профильгә туры килгән очракта, 100, 200 һәм 300 мең сум күләмендәге стипендия алачак. Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре шулай ук 300 меңгә өмет итә ала.
Шулай ук олимпиада нәтиҗәләре буенча укырга кергән яки БДИда 100 балл алган абитуриентлар тулай торакларга беренче чиратта урнаштырыла.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев