erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәлеңә карап акча түлиләр. Пособие алу шартлары

1 майдан 8–17 яшьлек бала үстерүче әти-әниләр яңа түләү ала башлаячак. Әлеге пособие гаиләнең кереме җан башына яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта түләнә. Аны йә әти, йә әни кеше рәсмиләштерә ала. Ул Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәсе аша түләнәчәк.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова моңа охшаш түләүләрнең инде булганлыгын искә төшерде. Хәтерләсәгез, 2020 елда пандемия вакытында бер гариза биреп кенә дә, балаларга ике мәртәбә 10 мең сум пособие алган идек. Ул чакта гаиләнең кереме исәпләнмәде. Ә менә быелгы түләүләр  бары тик мохтаҗ саналган гаиләләргә генә биреләчәк. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган очрашуда әйттеләр.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин эшлекле сәфәрдә булу сәбәпле, видеоэлемтә аша гына элемтәгә чыкты. Аның сүзләренчә, әлеге акчаны алырга өмет итүче гаиләләр күп булачак. Якынча 400 мең кеше булыр дип көтелә, ди ул. Ә менә фаразлар буенча, әлеге түләү 79 мең балага эләгер дип көтелә.

–  Әлеге түләүне биргәндә гаиләнең матди хәле төрле яктан тикшерелә.   Әгәр гаиләнең уртача айлык кереме  республикада  җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан – 10756 сумнан ким була икән, әлеге пособие бирелә, – ди Эдуард Вафин. – Бу акчаны алучы әти-әнинең дә, баланың да Россия гражданы булуы шарт. Гаиләдә 8–17 яшьләр арасында берничә бала бар икән, мохтаҗ дип табылган очракта, аларның һәрберсенә бу пособие ай саен түләнәчәк. Бер гариза белән бу түләүне бер ел буе алып була. Аннан соң документларны яңадан китерергә кирәк булачак.

Татарстанда сабыйларын ялгызы гына тәрбияләүче әниләргә 8–17 яшьлек  балалар өчен пособие  бирелә иде инде. Аларга ике пособиенең берсен генә түләячәкләр. Әмма яңа түләү өчен ялгыз әнинең яңадан гариза бирүе кирәк. Әгәр ул  гариза бирми икән, элеккеге түләве кала. Мөрәҗәгать иткән очракта, Эдуард Вафин әйтүенчә, түләүнең кайсы күбрәк чыга, шунысын бирәләр.

Яңа пособиене алу өчен гаризаны интернет аркылы, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси бит аша да тапшырып була. Әгәр инде кешеләрнең мондый мөмкинлеге юк икән, Күпфункцияле үзәкләрнең офисларында тапшырып була. Бу хакта Татарстанның Күпфункцияле үзәк дәүләт  оешмасы директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

– Безнең үзәкләр 1 майдан 10 майга кадәр ял көннәрсез эшләячәк. Апрельнең соңгы эш көнендә 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләргә гаризалар кабул ителмәячәк.  Документларны бары тик май башыннан гына тапшырып була. Бер дә борчылмагыз. Балагызга 1 май көнне 17 яшь тула икән, аңа да бу түләү биреләчәк. Майның кайсы көнендә килсәгез дә ярый, – ди ул. – Әгәр ата-аналар Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алмасалар, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Безнең хезмәткәрләр порталда шәхси бит ачарга да булыша. Аннары инде, әгәр тели икән, әти-әниләр гаризаны өеннән дә бирә ала. Әмма бер теләк бар: безнең үзәкләргә документларның төп нөсхәләре белән килсәгез иде. Без сез тутырган гаризага документларыгызның күчермәсен дә беркетеп куябыз.

Бәйрәм көннәрендә «Минем документлар» офисларының эш режимы үзгәрә. 1, 2, 3, 7, 8, 9 һәм 10 май көннәрендә офислар 10.00 – 14.00 сәгатьләрдә кизү тору режимында эшләячәк. Бу көннәрдә кабул итү бары тик 8–17 яшьлек балалар өчен түләү буенча гына булачак. 4, 5, 6 майда күпфункцияле үзәкләрнең офислары гадәти режимда эшләячәк.

Пособие алу шартлары
– Пособиене  алу өчен – гариза бирүченең паспорты, СНИЛС, язылышу яки аерылышу таныклыгы, ир яки хатын үлгән очракта – үлү турында таныклыгы, эш урыныннан белешмә, эш бирүченең ИНН таныклыгы, алимент суммасы турында белешмә,  эшкә яраксыз кешене тәрбияләү турында белешмә, банк исәп-хисаплары яки МИР картасы реквизитлары, балаларның паспорты, туу турында таныклыгы, СНИЛС кирәк булачак.

– Яңа түләүнең суммасы 10433 сумнан (республикада балалар өчен яшәү минимумы суммасы) чыгып исәпләнә. Мохтаҗ гаиләләргә аның яртысы – 5216 сум 50 тиен бирелә. Әмма аны исәпләгәндә, гаиләнең җан башына тигән уртача кереме яшәү минимумының яртысыннан ким икән, бу очракта акча 75 процент түләнә. Ягъни 7824 сум 75 тиен тәшкил итә. Әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумының 75 процентыннан ким икән, бу очракта 100 процент, ягъни 10433 сум түләнә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу түләүне алу өчен айлык керем ничек санала? Гаилә гариза биргән көннән 4 айга артка чигенергә кирәк. Аннары шушы айга кадәрле бер еллык керемне исәплисең.  Шуны 12 айга бүләсе. Килеп чыккан сумманы тагын гаиләдәге кешеләр санына бүләргә кирәк. Ир һәм хатынның икесенең дә кереме исәпләнә. Әгәр аларның берсе беркайда да эшләми икән, бу очракта түләү бирелмичә дә калырга мөмкин.  Әгәр әти яки әнинең берсе эшсез калган,  Мәшгульлек үзәгенә баскан икән, бу очракта аның  элеккеге керемнәре исәпләнми һәм бу очракта түләүне алты айга гына билгелиләр. Аннан соң яңадан гариза язарга һәм документлар тапшырырга туры киләчәк.

– Әлеге түләүне билгеләгәндә өйдә бала  тәрбияләүче күп балалы әнинең, берүзе генә бала үстерүче әнинең яки әтинең, 3 яшькәчә бала белән декрет ялындагы кешенең, 80 яшьтән өлкәнрәкләрне караучы, 23 яшькәчә көндезле бүлектә укучы, армиядән кайтканына өч ай булмаган, 3 айдан артык хастаханәдә дәвалану үтүче, эшсез, төрмәдә һәм аннан чыкканына 3 ай булмаган чыккан кешеләрнең керемнәре исәпләнми.

– Мохтаҗлыкны билгеләгәндә  гаиләдәге милекне дә, машина булуын да,   җир мәйданын да исәплиләр. Әгәр кешенең  шәһәрдә теркәлгән урында 0,25 гектар, авылда яшәүчеләрнең 1 гектардан артык җире бар икән, әлеге түләүгә өметләнә алмый. Шулай ук  кешенең йә 2 машинасы,  йә 2 мотоциклы,  йә 250 ат көчле машинасы булса, бу акчалар бирелми. Шулай ук гаилә кереме яшәү минимумыннан артып китүчеләргә, гариза хаталы язылса, дөресләр өчен документларны биш көн эчендә алып килмәүчеләргә, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләргә, 17 яше тулганнарга,  уллыкка алган баланы кире тапшырганда, баланы башка кешегә тәрбиягә биргәндә, баланы дәүләт оешмасына урнаштырганда, түләүне алучы эшкә яраксыз дип табылганда, пособие билгеләнгән бала яки аны алучы кеше үлгән очракта, түләүне алучы эзләүдә  яки сак астында булса, бу акча бирелмәскә сәбәп булып торачак.

– Бу түләү гариза биргәннән соң ун көн эчендә билгеләнә. Тиешле документларны тапшырып бетермәгән очракта, билгеләү 1 айга да сузылырга мөмкин.

– Гаризаны бердәм дәүләт хезмәтләре порталы һәм Күпфункцияле үзәкләр аша тапшырып була.

– Акчаларны МИР картасына күчертергә яки почта аша алырга мөмкин.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X