Киләсе ялларда яңгырлар көтелми
Синоптик: Татарстанда ял көннәрендә +10 градуска кадәр җылыначак
Шимбә көнне Татарстанда һава температурасы +8 градус булачак, әмма якшәмбе көнне республиканың күпчелек өлешендә һава +10 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Көчле яңгырлар көтелми, әмма республиканың көньяк-көнбатышында җиңелчә яңгырлар яварга мөмкин», – дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.
Казанда шимбә көнне көндез температура +8 градуска якын булачак, якшәмбе көнне Татарстан башкаласында +10 градуска кадәр җылыначак. Шулай ук якшәмбе көнне шәһәрдә атмосфера басымының 745-743 мм га кадәр төшүе көтелә, дип йомгаклады синоптик.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев