erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Көч һәм хәрәкәт символы: Татарстанның «Динамо»сы 100 еллык юбилеен билгеләп уза

Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп уза. 1926 елның 29 гыйнварында нигез салынган әлеге җәмгыять илдәге «Динамо»ның тәүге төбәк оешмаларының берсе була.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Үзенең гасырлык тарихы дәвамында республикадагы динамо хәрәкәте физик культураны һәм спортны үстерүдә, һөнәри спортчылар һәм тренерлар әзерләүдә, шулай ук массакүләм спортны популярлаштыруда зур роль уйнады.

Татарстанның «Динамо» вәкилләре күп тапкырлар Олимпия уеннарының чемпионнары һәм призерлары, дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүчеләре булды. Җәмгыять яшьләр белән актив эш алып бара, спорт инфраструктурасын үстерә һәм спорт традицияләрен саклый, төбәкнең спорт тормышында төп үзәкләрнең берсе булып кала.

Юбилей датасына багышланган тантана Казанда узачак. Бәйрәм чарасына республика җитәкчелеге, Бөтенроссия «Динамо» җәмгыяте вәкилләре, легендар спортчылар һәм тренерлар җыелачак.

Тантана Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак.

Рәсми өлештә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтенроссия «Динамо» җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм ТР «Динамо» рәисе Әсгать Сәфәров, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин катнашачак.

Юбилейга Татарстанның данлыклы динамочылары — Олимпия чемпионнары һәм призерлары, Россиянең атказанган тренерлары, шулай ук төрле елларның алдынгы спортчылары һәм остазлары чакырылган. Казанга шулай ук Россиянең берничә төбәгеннән «Динамо» җәмгыятенең региональ оешмалары вәкилләре, шулай ук Беларусь, Казахстан һәм Таҗикстаннан кунаклар киләчәк.

Тантаналар кысаларында динамо хәрәкәте ветераннары, спортчылар һәм тренерлар Татарстанның дәүләт бүләкләре һәм «Динамо» җәмгыятенә 100 ел» юбилей медальләре белән бүләкләнәчәк. Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыяте исә төбәкнең иң югары бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденына лаек булды.

Театр фойесында Татарстанның «Динамо» тарихы музее фондлары нигезендә әзерләнгән күргәзмә эшләячәк, анда җәмгыять үсешенең төп этапларын чагылдырган архив материаллары һәм экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Юбилей кичәсенең рәсми өлешен Россиянең халык артисты Олег Газманов концерты тәмамлаячак.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре