Коронавирус белән иң күп авыручылар ачыкланган районнар билгеле
Татарстанда соңгы тәүлектә 3 621 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 3 621 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 392 кеше хастаханәгә озатылган. «18 яшькә кадәрге балалар - 410 кеше», - дип искәрттеләр ведомствода.
Казанда – 1 260, Чаллыда – 531, Түбән Кама районында – 255, Әлмәт районында 246 очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 84 250 очрагы теркәлгән. 2 443 074 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 1,9 миллионнан артыгы вакцинациянең тулы курсын узган. 227 меңгә якын кеше ревакцинация үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев