erid:2VtzquqpS7d
Күп балалы гаиләләр өчен өстәмә ял көне булачак?
Яңалыклар

Күп балалы гаиләләр өчен өстәмә ял көне булачак?

Бу Гаилә елында дәүләтнең күп балалы гаиләләр турында кайгыртуын күрсәтә.

Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен күпбалалы ата-аналар өчен ял көне итәргә тәкъдим итә. Тиешле мөрәҗәгать РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә юлланган, дип тапшыра РИА Новости.

"Россия гаиләләреннән бу бәйрәмне күп балалы ата-аналар өчен ял көне итү турындагы  мөрәҗәгатьләр килә. Бу Гаилә елында дәүләтнең күп балалы гаиләләр турында кайгыртуын күрсәтә", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kup-balaly-gailalar-ocen-tagyn-ber-ial-kone-barlykka-kilerga-momkin

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев