erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күрше районда табибны вәхшиләрчә кыйнаганнан соң җинаять эше ачылды

Татарстанның Балтач районында табибны вәхшиләрчә кыйнаганнан соң тикшерүчеләр җинаять эше ачты.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» бу хәлнең 11 майда булуын язган иде. Ир-ат, үз автомобилендә барганда, юл читенә ауган машина күрә. Ул авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә дип туктый, тик аның үзенә һөҗүм итәләр. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның сеңлесе сөйләде. Аның сүзләренчә, абыйсын дүрт егет кыйнаган, башына пистолет терәп үтерү белән янаганнар. Кыйнау мизгеле табибның машинасындагы видеорегистраторга эләккән.

Кыйналган 31 яшьлек табиб хастаханәгә үзе барган. Дәвалану узганнан соң судмедэкспертиза уздырылачак. Аның нәтиҗәләренә карап, нинди маддә буенча җинаять эше ачылачагы хәл ителә.

Тикшерү нәтиҗәләре турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга җиткерәчәкләр.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев