Кытай алмый башлагач , минтай бәясе 10 процентка төшкән.
Кытайга сату буенча каршылыклар килеп чыгу аркасында, Ерак Көнчыгышта 18-24 гыйнвар арасында минтайның бәясе 9,7 процентка кимеп күмәртәләп сату хакы килосы 65 сумга кадәр төшкән, дип хәбәр итә Росрыболовство.
Шул ук вакытта , сорау арту сәбәпле, сельд балыгына бәя 4,6 процентка арткан.
Хәзер Ерак Көнчыгыштагы Охот диңгезендә минтай балыгын тоту чоры бара. 10 апрельгә кадәр 915 мең тонна балык тоту планлаштырыла. Ерак Көнчыгышта моның кадәр балыкны эшкәртеп тә, саклап та булмаганга күрә, гадәттә аның 70 процентын Кытай базарларына озата торган булганнар.
Балык төргәкләрендә коронавирус табылуны сәбәп итеп, декабрь азагында Кытай минтай сатып алуны туктаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев