Мәгариф министрлыгында ничә градус салкын булганда мәктәпкә бармау турында сөйләштеләр
Һава торышы кинәт салкынаю сәбәпле, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмөскә мөмкин.
Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләрне -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә -25 градус салкын булганда үткәрмәскә ярый. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шулай ук авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләрне -25 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә шул ук 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләрне -27 градус булганда үткәрмәскә киңәш ителә.
Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә 10нчы һәм 11нче сыйныфларда -30 градус салкында, ә шәһәр мәктәпләрендә -32 градус салкында дәресләр уздырылмый.
«Моннан тыш, санитария нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә, кышкы чорда кечкенә сыйныф укучыларының физкультура дәресләрен урамда ачык һавада үткәрү һава температурасы өч градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә. Өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр һава температурасы -10 градустан түбән булмаган һәм җил секундына 6-10 метрдан көчлерәк булмаган очракта урамда үткәрелә ала», – диелә хәбәрдә.
Министрлыкта шулай ук температура -25 градус һәм аннан да салкынрак булганда балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә һәм муниципалитетлардан читкә алып чыкмаска киңәш иттеләр.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/magarif-ministrlygynda-hava-temperaturasy-kupme-bulganda-dareslar-utkarelmaven-anlattylar-5917787
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев