Марат Айзатуллин: «Быелның сигез аенда сумнарда бирелгән ипотека кредитларының гомуми күләме узган ел белән чагыштырганда 40% ка кимеде»
Татарстанда ипотека кредитлары бирү ике тапкырга диярлек кимегән
Татарстанда 2025 елның 8 аенда ипотека кредитлары саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 52% ка кимегән.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
«Быелның сигез аенда сумнарда бирелгән ипотека кредитларының гомуми күләме узган ел белән чагыштырганда 40% ка кимеде", - диде министр.
Күрсәтелгән чорда 75,9 млрд сумлык 16,8 мең ипотека кредиты бирелгән, узган ел шул ук чорда 132 млрд сумлык 35,3 мең кредит бирелгән. Шуңа да карамастан, сигез ай эчендә торак сату 21% ка диярлек арткан, 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда – узган ел 97,8 млрд сумнан, быел 118,2 млрд сумга кадәр.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев