erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус операция катнашучысы: Алгы сызыкта барлык милләтләр туганлашып бетте

Махсус хәрби операция катнашучысы Айрат Сабиров «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында алгы сызыкта булган вакытта барлык милләт кешеләренең туганлашып бетүе турында сөйләде.

«Телевизордан дошманнарның әсирлеккә эләккән безнең хәрбиләр белән нәрсә кылануларын күрдем: кулларын богаулап бәйләп, атып үтергән иделәр һ.б. Баштан ук мин патриотик рухта махсус хәрби операциягә барырга әзер идем. Якыннарым минем карарны аңлап кабул итте. Без бит бер гаилә. Гаиләдә сәяси, рухи яктан да бер үк караш булырга тиештер дип уйлыйм. Махсус хәрби операциядән мин яраланып кайттым, хәзер реабилитациядә», - диде ул.

Махсус хәрби операция зонасында булганда син кече Ватаның барлыгын белеп торасың. «Алгы сызыкта Татарстан кешеләре белән күрешергә туры килде, татарлар икән дип, күңел сөенеп куйды. Анда безнең турында беләләр, яхшы фикерләр әйтәләр. Хәрби тугандашлык төшенчәсе бар. Кеше билгеле бер шартларга килеп эләгә икән, менә шушы төшенчәне искә төшәрәсең. Алгы сызыкта булганда, төрле милләтләр, төрле карашлы кешеләр бар иде. Ләкин безне бер идея берләштерде. Без туганлашып беткән идек», - дип искә алды Айрат Сабиров.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул махсус хәрби операциягә медаль һәм акча дип кызыгып бармавын әйтте. «Туган ягыңда сине хәтерләп торалар икән – йөрәккә май булып ята. Анда синең өчен дога кылалар, җиңү телиләр. Әби-бабайлар, балалар барысы да безнең аз санлы югалтуларсыз һәм тиз җиңүебез өчен өметләнә», - диде хәрби.

«Контракт төзегәнче яхшылап уйларга, анда булып кайткан кешеләр белән киңәшләшергә кирәк. Үзең белән нәрсә алырга икәнлеген интернеттан да карап була», - дип йомгаклады Айрат Сабиров.

  • Россия Кораллы Көчләре сафларында килешү буенча хезмәт итү, шулай ук ташламалар, премияләр һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Россия Саклану министрлыгы белән килешүне республиканың теләсә кайсы шәһәрендә һәм районында төзергә була. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстан халкы һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (Татарстан халкы өчен) телефоннарына шалтыратырга, хәрби комиссариатка яки туплау урыннарына килергә кирәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/maxsus-operaciya-katnasucysy-algy-syzykta-bulganda-barlyk-millatlar-tuganlasyp-bette-5890474

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев