erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мигрантларга гаиләләре белән Россиягә күченеп килүне тыймакчылар

ЛДПР депутатлары чит илдән эшкә эшкә килүчеләргә үзләре белән гаиләләрен дә алып килүне чикләүгә юнәлдерелгән закон проектын Думага кертергә җыеналар.

Документ хезмәт мигрантларының якыннарын илгә кертүне тыюны күздә тота, дип яза “РИА Новости”. Тәкъдим асылда Россия гражданлыгына ия булмаучы яки илдә даими яшәү өчен нигезле сәбәпкә ия булмаучы түбән квалификацияле хезмәткәрләргә кагыла. Бары тик югары квалификацияле белгечләрнең гаиләләренә дә кагыйдәдән чыгарма ясау карала. Слуцкий аңлатып үткәнчә, закон проектының максаты – җирле гореф-гадәтләр һәм кагыйдәләрне санга сукмаучы мигрантлар җәмгыятьләренә аяк чалу. Ул шулай ук мигрантлар гаиләләре яши торган фатирларда коммуналь хезмәтләргә түләүгә бәйле проблемаларның да еш чыгып торуын искәрткән. Закон проекты авторлары раслаганча, хезмәт мигрантларына гаиләләрен Россиягә алып килү аларның бик нык ишәюенә һәм социаль киеренкелеккә китерә. Тәкъдим ителгән үзгәрешләрдә күздә тотылганча, мигрантның хезмәт килешүенә яки патентка ия булуы гаиләләрен дә Россиягә алып килүгә рөхсәт бирмәячәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149367/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев