Мәҗлестән соң: "Детский гына булса да аракың бардыр бит инде..."
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә кызык бер вакыйганы искә төшерә. ("Шәһри Казан")
Брежнев чорында районнарда әдәбият көннәре бик еш үткәрелә иде. Шулай берчак бер төркем язучы, әдәбият көне үткәрергә дип, Кукмара районына килә. Авылда боларны кадерле кунак итеп, зурлап каршы алалар. Көне буе басу-кырларны урап, кич клубта әдәби очрашу үткәргәч, колхоз рәисе бик мул итеп өстәл әзерли. Таңга кадәр дәвам иткән мәҗлестән көч-хәл белән генә таралыша болар.
Колхоз рәисе иртән язучыларны мәктәп ашханәсенә ашарга алып китә. Әмма берсенең дә никтер ризыкка кагыласы килми, һәммәсе авызына су капкандай тып-тын утыра. Аптырагач, колхоз рәисе язучылар җитәкчесе шагыйрь Зәки Нурига сүз катарга була. «Зәки абый, бер дә кәефегез юк, әллә баш авыртамы?» – дип сорый ул. «Авыртса, үзең гаепле бит, төне буе сыйламаска иде», – дип көрсенеп куя Зәки Нури. «Башыгызны төзәтер идем дә, бу – мәктәп ашханәсе. Янәшәдә балалар утыра бит», – дип аклана башлый рәис. «Шунда берәр детский гына булса да аракың бардыр бит инде», – ди аңа Зәки ага. Бу сүзләрне ишеткән колхоз рәисе буыла-буыла көлә башлый һәм сумкасыннан бер шампан шәрабы чыгарып, өстәлгә куя. «Детский аракы» дисең инде, Зәки абый. Менә шушыдыр инде ул детский аракы», – ди ул.
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/mlestn-so-detskiy-gyna-bulsa-da-araky-bardyr-bit-inde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев