erid:2VtzquqpS7d
Мобилизация турында сүзләр йөри...
Яңалыклар

Мобилизация турында сүзләр йөри...

Украина президенты Владимир Зеленский Киевта Финляндия башлыгы Александр Стубб белән берлектә узган матбугат конференциясендә чыгыш ясап, Русия өстәмә мобилизация әзерли дип белдерде.

— 1 июньгә Русия 300 мең өстәмә хәрби мобилизация әзерли дип әйтә алам, - диде Зеленский.

Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, бу белдерүгә комментарий биреп, кыскача гына: «Бу дөрес түгел», - дип билгеләп үтте.

Моннан тыш, Дәүләт думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов, «бездә кораллы көчләрне комплектлау системасы барлык бурычларны, беренче чиратта махсус хәрби операция бурычларын үтәргә мөмкинлек бирә», - диде.

— Мобилизация булмаячак, - дип ассызыклады Картаполов.

Ә Дәүләт думасының Оборона комитеты әгъзасы Андрей Гурулев: «Безгә бернинди мобилизация кирәкми, ирекле рәвештә Кораллы Көчләргә волонтерлар җыябыз», - диде.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2024-04-04/mobilizatsiya-turynda-s-zl-r-y-ri-3713831

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев