МХО хәрбиләре Татарстан Экология министрлыгына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ватанны саклаучылар көне алдыннан министрлык хезмәткәрләре Северодонецкка чираттагы, инде җиденче гуманитар йөкне илткән.
Министрлык вәкилләре хәрбиләргә җылы эчке кием, перчаткалар, башлыклар, дымлы салфеткалар, сөлгеләр, гигиена чаралары, чәй һәм татлы ризыклар тапшырган. Хәрбиләрнең аерым үтенече буенча бәйрәм уңаеннан посылкага сарык ите дә салынган.
Алгы сызыктагы сугышчылар видеомөрәҗәгать язып, ярдәм өчен рәхмәт белдергән. Алар фронттан сәлам юллап, бу ярдәмне туган яклардан килгән җылы хәбәр кебек кабул итүләрен әйткән.
«Министрлык хезмәткәрләренең дә, безнең дә хезмәт — бер максатка юнәлгән. Без бергә булганда көчлебез», — дип билгеләп үткән хәрбиләр.
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшен алга таба да дәвам итәчәк.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев