erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МХОда катнашучылар һәм аларның якыннары өчен яңа ярдәм

Путин МХОда катнашучыларга газлаштыру буенча субсидияләр бирергә тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путин Россия энергетика атналыгы халыкара форумының пленар утырышында чыгыш ясый 

РФ Президенты Владимир Путин СВОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын, шулай ук инвалид балаларны тәрбияләүче беренче төркем инвалидларны һәм гаиләләрне газ җиһазларына субсидия алу һәм социаль газлаштыру программасына кертергә тәкъдим итте.
Россия энергетика атналыгында чыгыш ясаганда, ул 2021 елда ил масштабында социаль газлаштыру программасы старт алуын искәртте, аның максаты "табигый газ һәр йортка - магистраль газүткәргеч салынган бистәдәге, шәһәрдәге һәр йортка барып җитү". Программаның беренче еллары нәтиҗәләре буенча миллионнан артык йорт хуҗалыгын тоташтыруның техник мөмкинлеге тәэмин ителгән, шуларның 375 меңе инде тоташтырылган, дип билгеләп үтте Путин. 
"Газ җиһазларына һәм аны урнаштыруга субсидия ала алган гражданнар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итәм, атап әйткәндә, бу исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук беренче төркем инвалидлар һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләрне кертергә кирәк дип саныйм",-диде Путин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев