erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республикада яшәүчеләргә янгын куркынычсызлыгы һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар

Республикада бәйрәмгә әзерлек чорында, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе янгын куркынычсызлыгы һәм суда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.

 

 1 ноябрьдән башлап республика җирлегендә кечкенә суднолар өчен навигация рәсми рәвештә ябылган. Бу чара барлык төр судноларга кагыла. 

Тәртип бозучылар өчен штраф 15 000 сумга кадәр , транспорт чарасы штраф-стоянкага куелырга мөмкин. Әмма иң  куркынычы — су температурасы елның бу вакытында 4-5 градус тирәсе булуы, бу исә фаҗига китереп чыгара ала. 

Моннан тыш,  халыкка көнкүреш һәм торак урыннарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне искәрттеләр. Ел башыннан бирле төбәктә 3000-нән артык янгын теркәлгән, 104 кеше — шул исәптән биш бала — һәлак булган. 

Шәхси электр приборларын һәм мичләрне караусыз калдырмаска, махсус җылыту җайланмаларын гына кулланырга киңәш ителә. Биналарда тәмәке тартудан тыелырга кирәк. Балаларны караучысыз калдырмаска. 

Белгечләр торакларда автоном төтен хәбәрчеләре урнаштыруны да тәкъдим итә — алар еш кына үз вакытында кисәтү сигналы биреп янгын куркынычын киметергә ярдәм итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре