erid:2VtzquqpS7d
Ноябрь бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?
Яңалыклар

Ноябрь бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәкбез?

Ноябрь башында татарстанлыларны өч көнлек эш атнасы көтә.

2 ноябрьдә шимбә һәм 5 ноябрьдә эш көне ял көне алдыннан бер сәгатькә кыскара.

Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне — эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел ул дүшәмбегә туры киләчәк.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» ТР Законы нигезендә 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне дә эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Быел ул чәршәмбегә туры киләчәк.

Шул ук вакытта октябрь ахыры — ноябрь башында Россия халкына алты көн рәттән эшләргә туры киләчәк. 2 ноябрь шимбәсеннән ял көне 30 апрельгә күчерелде.

РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә эш көне ял көне алдыннан бер сәгатькә кыскара. Димәк, 2 ноябрьдә шимбә һәм 5 ноябрьдә шулай булачак.

Татар-информ

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев