erid:2VtzquqpS7d
Оборона министрлыгы социаль челтәрләрдән шәхси мәгълүматларны алырга куша
Яңалыклар

Оборона министрлыгы социаль челтәрләрдән шәхси мәгълүматларны алырга куша

Оборона министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаиләләрен социаль челтәрләрдән шәхси мәгълүматларын алырга куша.

Бу начар ниятле кешеләрнең социаль челтәрләрдә мобилизацияләнүчеләрнең туганнарына психологик басым ясау омтылышлары булу белән аңлатыла.
Мисал итеп бер хатны-кызның тарихы китерелә. Ул "кайнар линия"гә аңа билгесез кеше шалтыратуын һәм, янәсе, әсирлектә булган иренә, гомерен саклап калу өчен, зур суммада акча күчерүне таләп итүен хәбәр итә.
Тикшерүләрдән соң ир-атның әсирлектә түгел, ә хәрби бүлекчәләрнең берсендә хезмәт итүе ачыклана. Шул ук вакытта зыян күрүче үзе "ВКонтакте" битендә үзенең телефон номерын күрсәткән булып чыга.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/oborona-ministrlygy-sotsial-cheltrlrdn-shkhsi-mglmatlarny-alyrga-kusha


Нет комментариев