erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Отпускны декабрьгә кадәр кичектерү отышлырак булачак

Татарстанлыларга ноябрьдә ялга алмаска киңәш итәләр

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь аенда ялга китәргә ниятли.

Әмма бу ай ял итү өчен финанс яктан отышлы түгел дип санала соң? 

Хезмәткәрләргә ял алдыннан исәпләнә торган отпуск түләүләренең суммасы айдагы көннәрнең уртача саныннан, ягьни 29,3тән чыгып исәпләнә. Шул ук вакытта эш көненең бәясе аларның аерым алынган айдагы санына бәйле. Әйтик, бер айда эш көннәре азрак булган саен, аларның бәясе дә кыйммәтрәк була, чөнки хезмәт хакы календарь ел дәвамында үзгәрми. Димәк, эш көннәре аз булган айда ял иткән чоракта шактый акча югалтачаксыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, айда эш көннәре азрак булган саен, отпуск отышлырак санала.

Ноябрьдә татарстанлылар нибары 18 көн эшләячәк, бу 2025 елның башка айларына караганда азрак килеп чыга. Шуңа күрә отпускны декабрьгә кадәр кичектерү отышлырак булачак, чөнки кышның беренче аена 22 эш көне туры киләчәк, димәк, акчалата югалтулар суммасы ноябрьдәгегә караганда азрак булачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев