Россия Президенты Владимир Путин үз Указы белән безнең илдә хоккей көнен билгеләде. Ассызыкланганча, аны ел саен 22 декабрьдә билгеләп үтәчәкләр.
Бу безнең илдә «хоккейны популярлаштыру һәм үстерү» өчен эшләнгән, дип билгеләп үтелә. Мондый датаны Россия Спорт министрлыгы сайлады. Чөнки 1946 елның 22 декабрендә хоккей буенча СССР Чемпионатының беренче матчлары була.
Өстәп әйтик, элек профессиональ бергәлек дәрәҗәсендәге хоккей көне 1 декабрьдә билгеләп үтелә иде – бу көнне СССР хоккей Федерациясе булдырылды.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев