erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Путин Украина белән сөйләшүләр өчен Россия делегациясе составын раслады

Путин Украина белән сөйләшүләр өчен Россия делегациясе составын раслады

Россия Президенты Владимир Путин Украина белән сөйләшүләр өчен Россия Федерациясе делегациясе составын раслый торган боерыкка кул куйды.

Документ нигезендә, делегация башлыгы итеп РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский билгеләнде. Делегация составында шулай ук РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш идарәсе башлыгы Игорь Костюков һәм РФ оборона министры урынбасары Александр Фомин катнашачак.

Моннан тыш, сөйләшүләр өчен экспертлар составын расладылар. Анда РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы Идарәсе мәгълүмат башлыгының беренче урынбасары Александр Зорин, РФ Президентының гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Подобреевская, Россия Тышкы эшләр министрлыгының БДБ илләре икенче департаменты директоры Алексей Полищук һәм Россия Саклану министрлыгының халыкара хәрби хезмәттәшлек Баш идарәсе башлыгы урынбасары Виктор Шевцов кергән.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев