Путин Трамп белән сөйләште: утны туктату каралачак
Владимир Путин барлык кызыксынучы якларны канәгатьләндерерлек һәм сәяси җайга салу юлында алга китәргә мөмкинлек бирерлек компромисслы карарлар эзләүнең мөһимлеген ассызыклады.
Россия Президенты Владимир Путин АКШ президенты Дональд Трамп белән телефоннан сөйләшү уздырды. Әңгәмә ике сәгатьтән артык дәвам итте һәм Украина кризисы тирәсендәге вазгыятькә һәм аны тыныч юл белән җайга салу перспективаларына багышланды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
Сөйләшү нәтиҗәсендә Россия лидеры әңгәмәне эчтәлекле, ачык һәм файдалы дип бәяләде. Ул Америка коллегасына Мәскәү белән Киев арасында турыдан-туры элемтәләрне яңадан башлап җибәрүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Путин ассызыклаганча, Мәскәү элеккечә хәрби хәрәкәтләрне туктату яклы, әмма тотрыклы тынычлыкка ирешүнең нәтиҗәле һәм реалистик юлларын булдырырга кирәк дип саный. Ул Россия ягы Украина белән меморандум имзалау юнәлешендә бергә эшләргә әзерлеген билгеләп үтте, анда шул исәптән утны туктату да каралачак.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев