Агымдагы елның 1 октябреннән федераль дәүләт хезмәткәрләре һәм дипломатларның окладлары 7,6 процентка индексацияләнәчәк.
Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.
Кирәкле чыгымнарны РФ Хөкүмәте һәм «Сириус» федераль территориясе хакимияте (соңгылары – анда эшләүче дәүләт хезмәткәрләренә) финансларга тиеш булачак.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев