erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Районыгызның һәм бөтен республиканың киләчәге сезнең тавышка бәйле

Сайлауларда тавыш биреп, үз районыгыз тормышына йогынты ясый аласыз

14 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узачак. Республика халкына ТР Рәисен, шулай 7 663 җирле үзидарә органнары депутатын да сайларга туры киләчәк.

Бу елның иң зур сайлау кампаниясе, анда 11 меңнән артык кандидат катнаша.

Көндәлек тормыш уңайлыгы депутатларга бәйле

Идарәнең гражданнарга иң якын дәрәҗәсе – ул муниципаль хакимият. Ишегаллары төзекләндерелүе, мәктәпләрнең ремонтлануы, спорт объектларының барлыкка килүе нәкъ менә депутатларның карарларына бәйле. Болар барысы да көндәлек тормыш уңайлылыгына турыдан-туры йогынты ясый.

Актив һәм ышанычлы депутат сайлау үз ишегалдыңның, урамның, районның һәм шәһәрнең үсешенә йогынты ясау мөмкинлеге бирә.

Сезнең хокук – сезнең сайлау

«Бердәм Россия», «Яңа кешеләр», ЛДПР, КПРФ, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Россия коммунистлары», шулай ук «Социаль гаделлек өчен» пенсионерлар партиясе – сентябрь сайлауларында катнашачак илнең барлык алдынгы сәяси партияләре.

Партия вәкилләреннән тыш, тавыш бирүдә үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә катнаша. Бу һәр сайлаучыга үз мәнфәгатьләрен чагылдыра торган кандидат табарга мөмкинлек бирә.

Сезнең сайлау - республика киләчәге

Партия үсешнең гомуми юнәлешен билгеләсә дә, сезнең округта реаль эшне конкрет кеше – депутат башкара. Шуңа күрә сайлаганда партиядән булуын гына түгел, кандидатның шәхси сыйфатларын да: аның тәҗрибәсен, кыйммәтләрен һәм конкрет территорияне үстерү буенча тәкъдимнәрен дә исәпкә алырга кирәк.

14 сентябрьдә үзегезнең сайлау участогыгызга килегез. Онытмагыз, районыгызның һәм бөтен республиканың киләчәге сезнең тавышка да бәйле.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев