erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рәис Шәкүров бәрәңгегә бәя артуны аны әз утырту белән бәйләп аңлата

Бәрәңгенең килограммы 80 сумга җиткән. Яңа бәрәңге түгел, анысы бөтенләй 130 сум. Ел да була торган хәл инде бу: узган елгы бәрәңге бетә, ә яңасы өлгермәгән. Әмма быел бәяләр гадәттәгедән күпкә кыйммәтләнгән кебек. Росстат мәгълүматларына караганда, республикада бәрәңгенең бәясе, узган елның мартыннан, 147 процентка арткан. (Шәһри Казан, Дилбәр Гарифуллина)

Республикада иң күп бәрәңге җитештерүче «Кырлай» агрофирмасы бу көннәрдә бәрәңге утырту белән мәшгуль. Елдагыча, быел да 1200 гектар мәйданда утыртырга исәп тоталар. Хуҗалык җитәкчесе Марат Кәримов, ни сәбәпле шалтыратуыбызны белгәч тә, бер-ике ел элек бәрәңгене тиенгә диярлек сатарга туры килгәндә, беркем дә, ничек яшәп ятасыз, димәде, бәя үскәч, нишләп хакы арта, дия башлыйлар, дип гаҗәпләнүен яшермәде.

– Бәя арту бездән тормый. Аны базар үзе куя. Ихтыяҗ бар икән, хакы да арта. Быел бәрәңгенең килограммын 55-57 сумга саттык. Сатып алучы шул бәядән алам диде, без ризалаштык. Әмма мин моннан акча эшлим дип әйтә алмыйм, чөнки узган һәм аннан алдагы елны товар бәрәңгене 15 сумга сатарга туры килде. Ул вакытта үзебезгә минуска эшләдек. Ә техника тузып тора, запас частьларга бәя өч елда 50 процентка артты, аннан кала симәнә бәрәңге, ашлама һәм башкалар кыйммәтләнә. Менә шуларны быелгы бәя капларга булыша, әгәр дә шулай дип әйтеп булса әле. Бәрәңге утырту отышлымы-юкмы дигән сорау гомумән тумый бездә. Төп бурычыбыз – азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Елына карап, уңыш та төрлечә була. Бөтен сатылган бәрәңгенең килограммы 30 сумга тиңләшсә, минем өчен бу әйбәт бәя, – ди Марат Кәримов.  

“Бәрәңге түгел, печән чәчәләр”

Арча фермеры Нәфил Гатауллин да бәрәңге утырту мәйданын киметмәгән. Елдагыча, 4 гектар җирдә утырта.

Сатарлык бәрәңгесе калмаган диярлек. Көздән 25 сумнан сатып бетергән.  

– Көз өчен бу бик әйбәт бәя. Язга бәясе калмас дип, кышка кергәнче урнаштырып бетердем. Кайбер елларда язга бәя төшә, ә быел киресенчә артты. Алыпсатарлар 50 сумнан да алырга риза, бәрәңге генә калмады. Тик шунысы да бар: яңа сортлар утыртырмын дигән идем, алары да бик кыйммәтләнгән. Булган сортларны гына утыртып, киләсе елга кадәр сабыр итеп торам. Икенче елга бәя кыйммәт булыр дип уйламыйм, – ди ул.

Ул да бу вазгыятьтә дәүләтнең бәяләрне көйләве булыша дигән фикердә.

– Ел да бәя яхшы була дип әйтеп булмый. Бер өч еллар элек кенә бәрәңгене 3 сумга да алучы булмады, чыгарып атарга туры килде. Яздан ук 25-30 сумнан сата алу ышанычы, хаклары тотрыклы булса, фермерлар да, агрофирмалар да бәрәңге игү мәйданын киметмәс иде, – ди фермер.  

Аныңча, бәя нинди булуга карамастан, халык күпсенми, ала. Яңа бәрәңге искесенә караганда күпкә кыйммәтрәк торса да, яңасын сайлыйлар, ди.

Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров бәрәңгегә бәя артуны аны әз утырту белән бәйләп аңлата.

– Элек колхоз вакытында Ашытбашта – 120 гектар, Кыснада – 80, Ташкичүдә – 80, Мәмсәдә 100 гектар утырталар иде. Хәзер берсендә дә чәчмиләр. Авыл халкы да өч-дүрт буразна гына утырта да калган өлешенә печән чәчә. Бердән, халык картая, яшьләр бәрәңге түгел, карабодай ашый, аннары артык бәрәңгене ашатырлык мал да юк, тотмыйлар, – ди ул.   

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев