Рәсим Баксиков: «Россия Герое исеме – ул зур горурлык! »
Россия Герое, капитан, Дәүләт Советы депутаты Рәсим БАКСИКОВның тормыш кагыйдәләре (Сөембикә, Чулпан Галиәхмәтова)
Әнием штукатур-маляр иде. Укудан, хуҗалык эшләреннән буш вакытымда аңа ярдәм итә идем. Тарих укытучым берчак: «Үзеңне кулга алып, укый башламасаң, гомерең буе әниеңнең өйрәнчеге булып калачаксың», – диде. Син хөрмәт иткән кешенең киңәше кайчак бөтен тормышыңны үзгәртеп куя.
Хәрби көчләрдә хезмәт иткәндә кайнар нокталарга китәсем килгән иде, әмма җибәрмәделәр. Хәрби операцияләрдә катнашмавым өчен уңайсызландым. Алайса Россиянең Кораллы көчләренә нәрсәгә килдем соң, дәүләт мине нигә укытты, нигә офицер булыр өчен әзерләндем дип уйлый идем. Ватан өчен кирәк икән, һәр офицер хәрби бәрелешләрдә катнашырга, үз гамәлләре, карарлары белән туган илен сакларга тиеш.
Хәрби гаскәрләр арасында да төрле интеллектуаль дәрәҗәләр бар. Иң югарысы – атом ракеталары белән идарә итүче стратегик юнәлештәге ракета гаскәрләре һәм фәнни рота. Анда бик акыллы кешеләр генә эләгә, һәм алар бик аз.
Кырыс шартларда эшләү мине куркытмый. Хәрби шартларга якын булган тәрбия дә, училище да миннән талымсыз кеше ясады. Россиянең кораллы көчләреннән китеп, төзелеш компаниясендә инженер булып эшли идем. Хәрби операция игълан ителүгә үк «кайтырга кирәк» дигән карарга килдем. Кайту юллары эзли башладым. Офицер битараф кала алмый. Без бу операцияне, дөресен генә әйткәндә, 2014 елдан бирле көтә идек. Күп офицерлар гражданкадан армиягә кире кайтты.
Үз дигәнеңдә нык торсаң, башкара алмастай эш юк. Үҗәт булсаң, күп нәрсәгә ирешеп була.
Мин йомшак әти. Улымның сәламәтлеге бераз чикләнгән, ә кызга ничек кырыс буласың инде, ул бит кыз бала! Үземне яхшы әти дип тә санамыйм. Кызганыч, әти бурычын үтәргә вакыт та, мөмкинлек тә җитеп бетми.
Ир-атка ныклы тыл кирәк. Мин бик озак еллар ялгызым яшәдем. Ышаныгыз: ирләр мизгеллек кенә мөнәсәбәтләргә кызыкмый, алар беркайчан да аңа омтылмый. Нәселенең дәвам итүен тели. Аларның һәрвакыт гаиләле булып яшисе килә. Өйгә кайтасы килеп тору үзе бәхет бит ул! Ә кем бала табачак, кем нәселеңне дәвам итәчәк, фамилияңне яшәтәчәк? Ир-ат өчен фамилиясе бетүдән дә куркынычы юк.
Ир-егеткә дөрес тормыш кыйммәтләре бирелеп, ул ата-бабалары алдында җаваплылык хисе тоя икән, гаилә корырга, нәселен
дәвам итәргә, ир бала тәрбияләп үстерергә бурычлы.
Тормышымдагы иң зур уңышларымның берсе – хәрби белем алуым. Бу минем шәхси җиңүем дә! Ә тормышта алга барыр, үз-үзеңне раслар өчен шәхси җиңүләр кирәк. Ул юк икән, кеше үсүдән туктый.
Курку – ул үз-үзеңне мобилизацияләргә, хәрәкәт итәргә этәргеч. Аны җиңә аласың икән, ул синең фикердәшеңә, хәтта дустыңа әйләнә, сиңа эшли башлый. Курку баш мие эшчәнлеген, организм эшчәнлеген көчәйтә. Стресс хәлләрдә оешканлыгым югары дәрәҗәгә җитә. Гомумән, гадәти тормышка караганда, хәрби бәрелешләрдә мин тизрәк фикер йөртәм, карарларны бик тиз кабул итәм. Курку ул – хәрбиләрнең юлдашы. Курку булмаса да куркыныч, димәк, озак уйлаячаксың. Ә тиз элдереп алып, фикер йөртә алмаганнар хәрби бәрелешләрдә озак яши алмый.
Россия Герое исеме – ул зур горурлык! Җаваплылык, бурычлар да артты. Ватанпәрвәрлек хисләре тагын да артты дип әйтә алмыйм. Ул хис миндә кечкенәдән бар иде.
Тулырак: Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев