Равил Шәрәфиев: «Әҗәлне уйный башлаганда миңа – 38 яшь иде»
«Шәһри Казан» хәбәрчесе Лилия Нурмөхәммәтова Г. Камал исемендәге театр актеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил ага Шәрәфиев белән әңгәмә корган
– Аеруча кайсы әсәрләрен яратып уйнадыгыз?
– Бик күп инде алар. “Вөҗдан газабы”нда чордашым Ринат Таҗетдинның әтисен уйнадым. Хәтта миңа бер зур кеше синең иң шәп ролең шушы, диде. Бу ролемне мин бик рәхәтләнеп, яратып уйный идем. “Хушыгыз”да, “Миләүшәнең туган көнендә дә” уйнаган рольләремне мин бик ярата идем. “Хушыгыз”ны Фәрит Бикчәнтәев куйды. Бу әсәрне укып чыктым. Ничек, Равил абый, ошыймы, ди Фәрит. Дөресен әйткәндә, бик шәп әйбер дип санамыйм, дидем. Ләкин Фәрит шундый итеп куйды, мин үземә тиешле ролемне яратып уйный башладым. Шулай да була. Әсәрне укып чыкканнан соң Фәрит әйткән иде, Равил абый, уйный башлагыз, яратырсыз, диде. Шулай булып чыкты. Мин үз сүзләремне кыстырырга (отсебятина) ярата идем. Туфан миңа әйтә иде, син бик күп үз сүзләреңне кыстырырга тырышасың, ди. Мин аңа каршы, Туфан, син беләсеңме, мин бит синең әсәрләреңне уйныйм, ә син аны язасың гына, мин үземдә дәвам итәм, бер вакытта да буш сүзләр кыстырмыйм, дидем. Бер генә мисал китерәм. Гөлсем Исәнгулова минем хатынымны уйный. Ачуланышу мизгелен күрсәтергә кирәк. Шул вакытта үз сүзләремне кыстырам: “Иди ты ... Пьеха. “Иди ты”, дигәч пауза була, тамашачы ни әйтер икән дип аптырап кала, яхшы сүз әйтмәс дип көтә. Мин исә бу вакытта Эдита Пьеха дигән җырчының исемен файдаланам. Таҗи Гыйззәт артист кыстырган отышлы сүзләрне пьесасында үз куллары белән төзәтеп куя торган булган. Таҗи Гыйззәт әсәрләрен уйнаганда да үз сүзләремне файдалана идем. Кайвакыт артист керткән өстәмәләр авторныкына караганда да яхшырак килеп чыга. Шунысын да әйтим, безнең үз сүзләребезне кыстыруыбыз аркасында Туфан белән беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады. Безнең өчен Туфан Миңнуллин белән булуыбыз бәхет булса, Туфан өчен безнең аның әсәрләрен уйнавыбыз аның өчен бәхет булды.
– “Әлдермештән Әлмәндәрдә” Әҗәлне шулкадәр итеп уйнадыгыз, тамашачы сезне бөтенләй башка яктан ачты. Халык күңеленә шушы әсәр белән кереп калдыгыз да. Ләкин бу спектакльнең сәхнәдән төшүен тамашачы кабул итә алмады. Хәзер дә бу әсәр кире кайтмас микән, дип көтүчеләр бар. Ни өчен бу әсәр яңадан кабатланмый?
– Бу әсәрне язганга 33 ел. Озак еллар бер рольне уйнау ардыра. Шәүкәт абый Биктимеров уйнавыннан туктагач, спектакль кую да тукталды. Ул уйнаса, мин эшли идем әле. Без ул вакытта бик карт та булмаган. Әҗәлне уйный башлаганда миңа – 38, Шәүкәт абыйга 48 яшь иде. Хәзер 48 яшьлекләр театрда малайлар ролен башкара. Шәүкәт абый да кайвакыт әлеге әсәрне уйнаганда үз сүзләрен кертеп җибәрә иде. Кайвакыт онытылып китә. Оркестр утыра торган чокырда дирижер Фоат Әбүбәкиров бөтен спектакльнең сүзләрен яттан белә иде, онытылып китсә, ул әйтеп җибәрә. Онытылып китү, артист өчен табигый хәл.
– Гадәттә, спектакльләр ничә ел бара?
– Бездә әсәрләр озак бармый иде. Бер “Әлдермештән Әлмәндәр” генә озак уйналды. Бер-ике ел эшли идек тә, башка спектакль сәхнәгә чыга иде, алда уйнаганнары төшеп калды. Гәрчә, яратып уйнаган әйберләр булса да. Элеккеге елларда спектакльләр ике ел уйнала да төшеп калды. Хәзер сезонда 30 спектакль бара. Шуңа күрә айга бер генә уйнала. Мисалга, без Фәнис Яруллинның “Әнә килә автомобиль” әсәрен бер елга 200дән артык тапкыр уйнадык. Ул чорда авыллардан кайтып кермәдек. Шундый вакытлар бар иде. Безнең бу әсәрне күп уйнавыбыз Фәнис Яруллин өчен дә яхшы булды.
– Сезне халыкка таныткан беренче ролегез?
– “Американ” әсәреннән соң мине халык таный башлады.
Әңгәмәдәш – Лилия Нурмөхәммәтова.
Тулы әңгәмәне Шәһри Казаннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев