erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Республика ифтары Казанда 13 мартта узачак

13 март көнне Казанда республикакүләм ифтар үткәрү планлаштырыла. Чара «Казань Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак.

13 мартта Казанда республикакүләм ифтар узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Чара «Казань Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәреләчәк.

Республикакүләм ифтарны оештыручылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Ак Барс Арена» директоры Радик Миңнахмәтов һәм «Туган Авылым» комплексы хуҗасы Радик Абдрахманов бар.

Әлеге дини-мәдәни чара ел саен изге Рамазан аенда үткәрелә һәм төрле төбәкләрдән килгән кунакларны, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен бер мәйданга җыя. Республикакүләм ифтарның төп максаты – мөселман җәмәгатьчелеген берләштерү, рухи кыйммәтләрне ныгыту.

Хәзерге вакытта ифтарда катнашачак кешеләрнең төгәл саны билгеле түгел.

Исегезгә төшерәбез, быел Ураза 19 февральдә башлана. Ураза бәйрәме 20 мартка туры килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев