erid:2VtzquqpS7d
Республика мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле
Яңалыклар

Республика мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын, кояш чыгып ярты сәгать узгач, уку тәкъдим ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Гаетнең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев