erid:2VtzquqpS7d
Ринат Рәхмәтуллин төркеме зур югалту кичерә
Яңалыклар

Ринат Рәхмәтуллин төркеме зур югалту кичерә

Җырчының төркемендә эшли торган биюче кыз бәхетсезлеккә очраган.

Җырчы Ринат Рахматуллин төркеме зур югалту кичерә. Аның төркемендә эшләгән биюче Алинә исемле кыз авариягә эләгеп, һәлак булган. Бу хакта Ринат әфәнде социаль челтәрдә хәбәр итте.

Мәрхүмәнең әнисе дә сәнгать кешесе — Флера Идрисова. “Бердәнбер балам, күз нурым, газизем, бәгырь җимешем, ник мине ялгызымны калдырып ташлап киттең?! Син бит минем кояшым идең...", - дип язган ул да социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Алинәнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз. 

 

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rinat-rkhmtullin-trkeme-zur-yugaltu-kicher

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев