Россия һәм Украина әсирләр белән алмашты
Россия һәм Украина әсирләрне алмашуның яңа этабын уздырды. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Истанбулда икенче июньдә ирешелгән Россия-Украина килешүләре нигезендә, Киев режимы контролендәге территориядән Россия хәрбиләренең тагын бер төркеме кайтарылды», - диелә хәбәрдә. Украина ягына да хәрби әсирләре төркеме тапшырылды.
Хәзерге вакытта әсирлектән азат ителгән Россия хәрбиләре Беларусьта, анда аларга кирәкле медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә. Тиздән аларны алга таба дәвалану һәм Саклану министрлыгының медицина учреждениеләрендә тернәкләндерү өчен Россиягә алып кайтачаклар.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев