erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Россиядә социаль пенсияләр 1 апрельдән 6,8% ка индексацияләнәчәк

Түләүләрнең әлеге төре иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле стажы булмаган гражданнарга каралган

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк. Арту күләме 6,8% тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига биргән интервьюсында Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов.

Нилов искә төшергәнчә, түләүләрнең әлеге төре иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле стажы булмаган гражданнарга, мәсәлән, рәсми булмаган яки бөтенләй эшкә урнашмаган гражданнарга каралган.

Депутат сүзләренчә, гамәлдәге законнар яшь буенча социаль пенсия алырга мөмкинлек бирә, әмма аны билгеләү планкасы иминият түләвенә караганда биш елга югарырак.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев