erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиядә Жириновский исемендәге стипендия булдырылды

2025 елның 1 сентябреннән Россиядә Владимир Жириновский исемендәге исемле стипендия гамәлгә кертелә.

Россия Хөкүмәте телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, түләүләргә көнчыгышны өйрәнү һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән студентлар һәм аспирантлар дәгъва итә алачак.

Ел саен студентларга 10 стипендия (һәрберсе аена 15 мең сум) һәм аспирантларга 10 стипендия (һәрберсе аена 20 мең сум) билгеләнәчәк. Стипендия алу вакыты 12 ай тәшкил итәчәк, ә сайлап алу конкурс нигезендә үткәреләчәк.

Кандидатлар яхшы һәм бик яхшы билгеләргә укырга тиеш. Шулай ук аларның фәнни язмалары, конференцияләрдә катнашу, грант тикшеренүләрен башкару яки зур конкурсларда җиңү тәҗрибәсе булу зарур.

Владимир Жириновский – ЛДПР партиясенә нигез салучы, сәясәтче һәм көнчыгышны өйрәнүче – 2022 елның 6 апрелендә озак авырудан соң вафат булды.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев