erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиянең атказанган укытучысы Сергей Снегуров: «Ата-аналар балаларының мәктәптә беренче дәрескә соңга калуына лояль карарга тиеш»

Ата-аналарга балаларына мәктәпкә бармаска рөхсәт итәргә мөмкин булган очракларны атадылар

Ата-аналарга балаларының мәктәптә беренче дәрескә соңга калуына лояль карарга киңәш ителә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россиянең атказанган укытучысы Сергей Снегуров хәбәр итте.

«Ата-аналар балаларының мәктәптә беренче дәрескә соңга калуына лояль карарга тиеш. Монда сәбәпләр төрле булырга мөмкин: баланың организм ритмы яки мәктәпнең ерак булуы, шул сәбәпле барып җитәргә өлгермәве. Аны моның өчен ачуланырга, тавыш чыгарырга кирәкми. Укытучыга балагызның соңга калуы турында хәбәр итүегез генә сорала», – ди агентлык әңгәмәдәше.

Әгәр бала конкрет көндә мәктәпкә гомумән барырга теләмәсә, монда вазгыяткә карарга кирәк, дип саный укытучы.

«Әгәр бала арыган булса, мәсәлән, кайдадыр чыгыш ясаган яки олимпиадада катнашкан булса, яки ул җиңелчә авырып торса, ул вакытта ата-анага баласының үтенеченә колак салып, мәктәпне калдырырга рөхсәт итәргә кирәк. Әгәр бала көн аралаш шундый сүзләр әйтә икән, монда инде башка мөнәсәбәт», - дип йомгаклады Снегуров.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ata-analarga-balalaryna-maktapka-barmaska-roxsat-itarga-momkin-bulgan-ocraklarny-atadylar-5911128

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев