Россиядә коронавирустан борын эченә сиптерелә торган вакцина пәйда булачак
Россиядә коронавирус инфекциясеннән котылу өчен борын эченә сиптерелә торган ике вакцина пәйда булачак ("Ватаным Татарстан", Казан).
“Спутник V” нигезендә эшләнелүче спрей- вакциналар турында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге эпидемиология үзәге башлыгы, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург белдергән.
“Чит илләрдә сыек тамчы рәвешендәге вакцина эшләп чыгарылачак. Ә без, катырылган эремә рәвешендә, “Спутник V” вакцинасының борын аша кертелә торган формасын җитештерәчәкбаз. Ул спрей рәвешендә булачак”, – дигән Гинцбург.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев