erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Маликов яшь хатынга өйләнгән

Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов икенче тапкыр өйләнгән. Бу хакта ул «Ирек мәйданы» газетасына әңгәмәдә сөйләгән.

«Беренче хатыным белән аерылгач, озак еллар ялгыз яшәдем. 2 ел элек үз тиңем очрады. Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы Ләйсәнгә өйләндем. Аллага шөкер, яратышып, бик матур яшибез. Яшь аермабыз 30 ел булуы да сизелми. Ләйсән – инглиз теле укытучысы. Үз йорты, фатиры, машинасы бар. Ире вафат. Беренче никахтан 23 яшьлек улы бар.

«Җәйләр көтеп яшим» дигән яңа җыр яздырдым. Көе дә, сүзләре дә үземнеке. 20 июльдә 75 яшь тула. Тиздән Төркиягә ялга җыенабыз», – дип сөйләгән ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рөстәм Маликовның беренче хатыны – җырчы Гүзәл Маликова. Уллары Гайсә һәм Муса Маликовлар да – сәнгать өлкәсендә үз исемнәрен булдырган шәхесләр. Муса 1990 елда илкүләм дәрәҗәдәге «Утренняя звезда» телеконкурсында Гран-при иясе булган иде. Җырчы, музыкант, композитор бүгенге көндә Германиядә яши.

Чыганак: https://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/rostam-malikov-uzennan-30-iaska-iasrak-xatynga-oilangan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев