erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәре вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты

Якындагы көннәрдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында чыршы шәһәрчекләре эшли башлый. Бәйрәм чараларын оештыруга төп таләпләрнең берсе - иминлек һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү.

Якындагы көннәрдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында чыршы шәһәрчекләре эшли башлый. Бәйрәм чараларын оештыруга төп таләпләрнең берсе - иминлек һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Якын көннәрдә шәһәрләрдә һәм районнарда чыршы шәһәрчекләре эшли башлаячак. Бәйрәм чараларын оештыруга төп таләпләрнең берсе - иминлекне һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү», - диде ТР Рәисе.

Ул муниципаль берәмлекләр адресына тиешле чаралар регламенты җиткерелүен билгеләп үтте. Чыршы шәһәрчеге тирәсендә куркынычсызлык периметрын оештыру, чаралар үткәрү территориясендә шәхси сак предприятиеләре (ЧОП) көчләре тарафыннан саклау һәм үткәрү режимы аерым таләпләр булып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бу ниндидер буш таләпләр түгел, ә стандарт таләпләр. Иминлек мәсьәләсе - территория җитәкчесенең шәхси җаваплылыгы. Алда торган Яңа ел чараларын без Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия һәм шәхси сак оешмалары белән берлектә үткәрәбез. Без бик катлаулы вакытта яшибез. Махсус хәрби операция бара. Төрле кешеләр бар. Бу мәсьәләнгә җитди карарга кирәк!» - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-bairamnarda-iminlek-turynda-bu-bairam-talabe-tugel-5880582

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев