erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкать туташларына эш артырга мөмкин

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында табиблар бурычларының бер өлешен урта медицина персоналына тапшырырга тәкъдим итәләр. Бу, сыйфатка зыян салмыйча гына, медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен арттырачак һәм кадрлар кытлыгын хәл итүнең бер юлы булып торачак.

Әйтик, шәфкать туташлары диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе өчен гражданнарның исемлекләрен әзерли, халыкны санитария-гигиена ягыннан агарту, хроник авырулардан интегүчеләрне күзәтү, дарулар һәм даруларсыз дәвалануның нәтиҗәсен күзәтү. “Сәламәтлек мәктәбе”н оештыру һәм үткәрү эшен алып бара ала. Шуның белән табибның пациентларга да вакыты күбрәк булачак. Бу бигрәк тә кадрлар җитешмәгән хәзерге чорда актуаль, дип яза “Коммерсантъ”. 

Узган елда дәүләт медицина оешмалары 9,7 мең табибны югалткан, 2022 елда медицина хезмәткәрләре саны 50 меңгә диярлек кимегән. "АктионМедицина" сервисы хезмәткәрләрдән мондый үзгәрешләргә әзерме-юкмы икәнлеге белән кызыксынган. Шәфкать туташларының 63,7 проценты яңа вазифаларга әзер түгел, дип җавап бирсә, 18,9 проценты вазифаларның гамәлдәге бүленеше болай да оптималь дип саный, ә 7,3 проценты фикеренчә, пациентлар шәфкать туташларына табибка ышанган кебек ышанмаячак. Табиблар исә, киресенчә, инициативаны хуплый. 46,2 проценты күптән вакыт, дисә, 16,1 проценты кайбер вазифаларның инде урта персоналга тапшырылуын әйткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/shfkat-tutashlaryna-esh-artyrga-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев