Чыгарылыш сыйныф укучылары мөстәкыйль тормышка аяк баса.
Бу көннәрдә бөтен республикада, шул исәптән безнең районда да чыгарылыш кичәләре гөрли. Бердәм дәүләт имтиханнары белән бергә күңелле мәктәп еллары артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләре, белем биргән укытучылары белән саубуллашыр көн килеп җитте. Моңсу да, истәлекле дә, шатлыклы да көн... Алда – зур мөмкинлекләр, кызыклы ачышлар, яңа дуслар, өмет белән тулы олы тормыш юлы…
Быел района 9 сыйныфны 617, 11 сыйныфны 155 бала бетерә.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов котлады.
«Бүген безнең укучыларыбыз сыйныф бүлмәләре, яраткан укытучылары белән саубуллаша һәм зур тормыш юлына беренче адымнарын ясый. Мәктәп еллары артта калды, алда сезне яңа ачышлар, мөмкинлекләр һәм җаваплы карарлар көтә. Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласагыз да, мәктәптә алган белемнәрегез һәм тәрбиягез сезгә лаеклы кешеләр булырга ярдәм итәр дип ышанам. Сез — безнең горурлыгыбыз һәм өметебез!
Кадерле укытучыларыбыз! Сезгә яшь буынга биргән тирән белемегез, түземлегегез һәм чиксез җылылыгыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Сез һәрвакыт балаларның күңеленә яхшылык орлыклары салдыгыз.
Хөрмәтле әти-әниләр! Сез балаларыгыз белән бергә шушы озын һәм катлаулы юлны үттегез. Аларның һәр уңышына сөендегез, авыр чакларда терәк булдыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Беркайчан да үз көчегезгә ышанычны югалтмагыз, зур максатларга омтылыгыз һәм туган ягыгызны онытмагыз. Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре сезне сөендерсен, үзегез теләгән уку йортларына керергә язсын! Юлыгыз ак, киләчәгегез якты булсын!
Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!» – диелә котлауда
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев