erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Себердә Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды

Омск өлкәсенең Усть-Ишем районы Ашеван авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бу - татар әдәбияты классигына Себердә куелган беренче һәйкәл. Бюстның авторы-Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина. Истәлек билгесе Ашеван авылы урта мәктәбе территориясендә урнаштырылган.

Ачылу тантанасында Омск өлкәсе губернаторының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Омск өлкәсенең Усть-Ишем районы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Лютенко катнашты.

Тулырак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев