Шигырь бәйрәме быел яңа урында булачак
Ул 26 апрельдә була
«Быел Шигырь бәйрәме Камал театрының яңа бинасы янында – Кабан күле буендагы мәйданында оештырыла», диде Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла.
Шигырь бәйрәменең сценаристы - Рифат Сәлах, режиссеры – Булат Гатауллин. Алып баручылар – Булат Ибраһим һәм Эльвира Һадиева. Башлана - 14.00 сәгатьтә.
«Тукай премиясе лауреатларын шушы яңа бинада котлаячаклар. Шуннан тамашачы турыдан-туры Шигырь бәйрәменә чыга алачак», дип аңлатты Берлек рәисе урынбасары Дания Нәгыйм.
«Белгечләр әйтүе буенча ул мәйданга 900 кешегә кадәр сыя ала», дип искәртте Ркаил Зәйдулла. Шул ук мәйданда 16.00 сәгатьтә «Мин татарча сөйләшәм» фестивале башланачак.
Шигырь бәйрәме урыны вакытлыча күченәме, бөтенләйгәме – анысы билгесез.
Язучылар Шигырь бәйрәменең традицион урынына – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәленә иртәнге якта чәчәкләр куярга җыеналар.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев