erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сирень өзгән өчен штраф яный

Җәмәгать эшлеклесе һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе эксперты Дмитрий Бондарь сирень өзгән өчен җинаять җаваплылыгы янавын аңлатты. Аның сүзләренә сылтама белән RT хәбәр итә.

Бондарь сүзләренчә, әгәр сирень өзү куакка зыян китереп, үсемлекнең үсүен туктатуга китерсә, РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча квалификацияләнергә мөмкин.

Шуңа да карамастан күпчелек очракта мондый хокук бозулар җирле законнар дәрәҗәсендә җайга салына. Мәскәүдә, мәсәлән, куакларга зыян китергән өчен 3,5 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф каралган.

«Бер сирень ботагын сындыру да беркетмә төзү һәм җаваплылыкка тарту өчен сәбәп булып санала», – дигән Бондарь.

Ул шулай ук закон очраклы рәвештә бераз зыян китерү белән һәм матди зыян китергән аңлы рәвештә эшләнгән гамәлләрне аера, дигән ул. Әгәр, чәчәкләр яки ботаклар яшерен рәвештә үзләштерү нияте белән өзелсә, ә зыян суммасы 2,5 мең сумнан артып китсә, инцидент РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе нигезендә урлау буларак квалификацияләнә ала. Бу очракта санкцияләр булырга мөмкин – штрафтан алып ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/05/170628/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев