erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Суд Казандагы «Хәләл» кафесын япты

Суд Казанның Гагарин урамындагы «Хәләл» кафесы эшен туктатты. Әзерләнгән ризыкларда эчәклек таякчыгы табылган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство хезмәткәрләре бинада медицина тикшерүләреннән һәм кирәкле прививкалардан башка хезмәткәрләр эшләвен, шулай ук кафеда юу һәм дезинфекцияләү чаралары булмавын ачыклаган. Җитештерү биналарының санитария-гигиена хәле яхшы хәлдә түгел, ә ашамлыклар әзерләүдә маркировкасыз азык-төлек продуктлары кулланыла. 

Моннан тыш, әзер ризыкларның сайлап алынган пробаларында эчәклек таякчыгы төркемендәге бактерияләр дә табылган.

Юридик затка административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзеделәр. Суд кафе эшчәнлеген 45 тәүлеккә тыю турында карар кабул итте.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев