erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Светлана Захаровага яңа вазыйфа йөкләнде

Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстанның балалар омбудсмены таныклыгын тапшырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгын тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 25 сентябрьдә Дәүләт Советы утырышында аның кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан диярлек хупланды, һәм шул ук көнне Светлана Захарова, ант биреп, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кереште.

Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага эшендә уңышлар теләде.

Яңа вазыйфага билгеләнгәнче Светлана Захарова дүрт тапкыр Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана (дүртенче, бишенче, алтынчы һәм җиденче чакырылышлар), Социаль сәясәт комитетын җитәкли.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев